«Николай Лесков: сүз тылсымчысы»: әдәби сәгать (12+)

24 февраль көнне 24 нче санлы китапханәдә рус язучысы, публицист, әдәби тәнкыйтьче Н.С. Лесковның тууына 190 ел булуга багышланган чара узды. Китапханәгә кунакка Чаллы политехника көллияте студентлары килде. 
Лесков – сүз тылсымчысы, М.Горький сүзләре белән әйткәндә, «ул сурәтләп язмаган, ә сөйләгән һәм бу сәнгатьтә аңа тиңнәр юк». Китапханәче рус язучысы, бай сәнгати мирас калдырган «сүз тылсымчысы»ның иҗаты турында сөйләде. Хәзерге заман укучысын аның китапларында тел байлыгы һәм рус милләтенең үзенчәлекле чалымнары чагылыш тапкан «әүлияләр», «кечкенә бөек кешеләр»нең бик оста итеп ачылган образлары җәлеп итә. 
Чара Николай Семенович Лесковның тормыш юлындагы төп вакыйгалар, язучы гаиләсенең тарихы турындагы слайдлы презентация белән үрелеп барды. Студентлар белән «Очарованный странник» повестенда ил гизү һәм дөреслек эзләү темасы буенча фикер алыштылар. Чара азагында халык үлемсезлегенең нигезе ярата, тудыра белүдә, гаилә, милләт, гомумкешелек учагын саклауда, дигән нәтиҗә ясадылар.

Поделиться: